Пост без текстового описания.
Информационный канал
Пост без текстового описания.
Дамир Гарифуллин АВГУСТ Җиләкләр беткән чаклар, шомыртлар кипкән чаклар; бәрәңге үскән чаклар; алмалар пешкән чаклар; миләшләргә бүрек-бүрек кызыл ут капкан чаклар; арыш башакларын уып, куаныч тапкан чаклар; төрле-төрле эшләпәле гөмбәләр үскән чаклар; бөтен авыл белән бергә уракка төшкән чаклар; өем-өем помидорлар кызарып яткан чаклар; җир җимереп болыннарда колыннар чапкан чаклар. Белдеңме инде син, дус, – менә нинди ул август!
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 438 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 28 дней в истории MaxGate учтено 92 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
С Днем Государственного флага Российской Федерации! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!
УЙЛАН: муенга 27 килограмм йөк асуга тиң 🔬 Кәрәзле телефонсыз – тормыш гамьсез. Ә аның кеше сәламәтлегенә никадәр зыян китерүен беләбезме? Әлбәттә, беләбез. 📱Телефон өслегендә бихисап бактерия яши икән. Моны Лондонның Гигиена мәктәбе галимнәре шуны ачыклаган. 👤 Икенчесе. Кеше башының авырлыгы, уртача, 5 килограмм. Телефон яки планшеттан кулланганда баш алга иялә, муен мускулларына йөк арта. Баш 30 градуска иелгәндә, муенга 18 килограмм йөк төшә, ә 60 градуска иелсәк, ул 27 килограммга җитә. Бу без телефонга текәлгәндә аркага шулкадәр йөк төшә дигән сүз. Моның көн саен кабатлануы муен һәм баш авыртуына сәбәп була. Әлеге сондромга “текстовая шея” дигән исем дә биргәннәр. 📱Кеше көненә 4 сәгать телефонда утырса, гомеренең 10 елын югалта – белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Дөрес, бу фәнни яктан бәхәсле.Ул, гадәттә, экран вакытын һәм тормыш сыйфатын бәяләүче тикшеренүләргә нигезләнгән бәяләмә, шуңа күрә аны төгәл расланган факт итеп түгел, ә тикшеренү нәтиҗәсе буларак аңлау дөресрәк. 🙅 Ләкин шунысы хак: социаль челтәрләрдә өзлексез яңалык карап утыру бәхет хисенә, психик сәламәтлеккә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, укуга һәм карьерага тискәре йогынты ясый. 🏃Телефон кирәк, ләкин шуны да онытмыйк: хәрәкәттә – бәрәкәт!